news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алтын» яулаучыларга 1,5 мең, «көмеш»кә 1 мең, «бронза»га 500 АКШ доллары биреләчәк

Универсиадада катнашкан спортчыларны шундый бүләкләү көтә, якын арада республика җитәкчелеге тантаналы шартларда котлап, хөрмәт күрсәтәчәк, дип белдерде М.Бариев

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 18-28 февраль көннәрендә Кытайның Харбин шәһәрендә үткәрелгән XXIV кышкы Универсиада нәтиҗәләре буенча, Россия җыелма командасы иң күп медаль яулаучы – 51, Кытай җыелмасы исә – 48. «Алтын» медальләр саны икесенең тигез – 18әр булса да, «көмешләр» саны ягыннан кытайлылар алда – 18, ә Россиянең – 14 һәм «бронза» медальләр Россиядә 19 булып, Кытай командасында – 18. Корея командасы 28 медаль белән - өченче урында. Җыеп кына әйткәндә, Универсиадада барлыгы 12 спорт төре буенча 82 комплект медаль уйнатылды.
 Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында барган брифингта шулар хакында игълан итеп, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев Россия, Татарстан данын 180 спортчы яклавын искәртте. Ил командасы җиңүенә Татарстан спортчыларыннан хоккейчылар (командадагы 20 уенчының 12се – татарстанлы), тимераякта тизлеккә йөгерүчеләр һәм фигуралы шуучылар үзләренең зур өлешен кертте. Республиканың 32 вәкиленнән 31е медаль белән кайтты: республика хоккейчыларында - «алтын» һәм тимераякта синхронлы шуучыларда - «бронза», дип басым ясап әйтте ул.
 Россия студент спорты берлеге белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән Кытайның «Чаодан» спорт киемнәре тегү компаниясе Россия җиңүчеләрен һәм призлы урыннарга лаек булганнарга премияләр бирәчәк: «алтын» медальлеләр 1,5 мең, «көмеш» медальлеләр 1 мең, «бронза» медальлеләр 500 АКШ доллары алачак. Универсиадада катнашкан спортчыларны исә якын арада республика җитәкчелеге тантаналы шартларда котлап, хөрмәт күрсәтәчәк, дип белдерде М.Бариев. Министр шулай ук Татарстан массакүләм матбугат чараларының әлеге халыкара уеннарны яктыртуда башыннан ахырына кадәр активлык күрсәтүен, федераль матбугат чараларының исә уеннар тәмамланыр алдыннан, Россия командасының, һичшиксез, җиңәчәге беленгәч кенә бу эшкә кушылуын билгеләп үтте һәм спортчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
 Журналистлар белән очрашуга «Ак Барс» хоккей клубы вице-президенты Равил Шәвәлиев, әлеге клубның тренер-селекционеры һәм хоккей буенча Россия җыелма командасы менеджеры Кирилл Голубев, тимераякта синхрон шуу буенча «Татарстан» командасының баш тренер-укытучысы Диләрә Гурикова белән команданың капитаны Олеся Павлова да катнашып, фикерләре белән уртаклаштылар.  
 Р.Шәвәлиев Татарстан җитәкчелегенә спортка шундый зур игътибар һәм ярдәм күрсәтелүе өчен спортчылар исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде, җиңү яулау өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә булдырылганлыгын ассызыклап әйтте. Универсиадада исә башта Россия командасына теләктәшлек белдергән кытайлыларның кинәт үзгәреп, канадалылар белән безнекеләр «алтын» өчен ярышканда каршы як өчен «җан атып» утырулары россиялеләрнең җиңеп чыгуын теләмәүләре, ягъни медальләр саны буенча кытайлыларны узып китмәве өчен шулай эшләнүе хакында мәзәк мисал буларак телгә алды. «Хәзер мәзәк кебек тоелса да, уен барышында спортчыларыбызга бу хәл авыр тәэсир итте, ләкин без барыбер җиңдек», - дип шатлыгын уртаклашты ул.
 Д.Гурикова, чемпионатлардан җиңү белән кайтканыбыз булмады, ә Универсиадада беренче тапкыр гына катнашуыбыз иде. Авыр булды, чөнки бездән медаль көтәләр, шушы халәт авыр йөк сыман тәэсир итте», - дип, үзенең һәм команданың ул вакыттагы кичерешләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, тамашачылар безнең тимераякта шуучыларны бик ошаткан, хәтта кайсы чыгышларда аягүрә басып алкышлаган. «Команда капитаны стартка кадәр җитди имгәнсә дә, үзен һәм команданы бер йодрыкка җыеп уңышлы чыгыш ясый алды. Спортчыларыбыз илебез, республикабыз исеменнән чыгыш ясавын яхшы аңлап эш итте», - дип зур канәгатьлек белдерде баш тренер. Аның сүзләренчә, Россия командасына «бронза» бирелгәч, америкалыларның җитәкчесе бик зур канәгатьсезлек белдерүе, булган кыенлыклар соңыннан барысы өчен дә оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан җитәкчелеге исеменнән рәсми рәвештә рәхмәт белдерелүен игълан иткәннән соң онытылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot