Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алтын Урданың бәйсезлеге корылтайда хәл ителгән – Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре
Кичә төрки дөнья Алтын Урда дәүләтенең бәйсезлеген билгеләп үтте.
(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә – 7 августта төрки дөнья Алтын Урданың бәйсезлек көнен билгеләп үтте.
Бәйсезлек көне 1269 елга барып тоташа. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәйфетдинова “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, бу дата рәсми рәвештә бәйрәм ителмәгән, әмма аны Алтын Урта мөстәкыйльлегенә бер адым булган вакыйгага бәйләп карарга мөмкин.
“1269 елның 7 августында корылтайда Талас елгасы үзәнлегендә Мәнгүтимер (Алтын Урда ханы: Бату ханның оныгы, Туканның улы – Л.Л.) Кайду һәм чагатай ханы Барак белән бер-берсенә хөҗүм итмәү хакында килешү төзи. Бу, үз чиратында, өч хакимнең дә мөстәкыйль булуына беренче адым ясалуын аңлата. Соңрак Алтын Урда мөстәкыйль империягә әверелә, аны дөньякүләм ханнар да таный. Ханны император дип атый башлыйлар”, – ди Эльмира Сәйфетдинова.
Шунысы да мәгълүм, Мәнгүтимер монгол ханы исеме урынына, беренче булып, үз исемен һәм гаилә тамгасын тәңкәләргә бастыра башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз