news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтын Урданың 750 еллыгы турында мәгълүмат Казахстанда кызыксыну уяткан

Казандагы генераль консул Казахстан делегациясе дә юбилей чараларында катнашыр дигән өметен белдерде.

Алтын Урданың 750 еллыгы турында мәгълүмат Казахстанда кызыксыну уяткан
Владимир Васильев

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Казанда Алтын Урданың 750 еллыгы билгеләп үтеләчәге хакында “Татар-информ”да чыккан мәгълүмат Казахстанда зур кызыксыну уяткан. Бу хакта Казахстанның Казандагы генераль консулы Еркин Тукумов “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Сездә таралган мәгълүматның Казахстанда кайтавазы булды. “Ничек инде, Татарстанда уза, татар туганнар Алтын Урданың 750 еллыгын уздыра, ә без? Җучи ханның кабере бездә, Алтын Урда безнең җирдә булган, Сарайшык шәһәре бездә булган. Татарлар уздыра, ә без юк”, - дигән фикерләр әйтелде диде генераль консул.

Ул бу фикерләрнең Татарстанны һәм Казан галимнәрен тәнкыйтьләп әйтелмәвен билгеләп үтте.

“Без Татарстанның инициатива күрсәтүенә сокланабыз. Безнең уйлавыбызча, бу уртак проект булырга тиеш. Алтын Урданың 750 еллыгын билгеләп үтүдә казах делегациясе дә катнашыр, бездә дә ниндидер чаралар узар дип уйлыйм”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot