news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтын Урда форумына багышлап, Ризаэтдин Фәхретдиннең китаплары басылып чыгачак

Уфа фәнни үзәк архивында галимнең 40 томлык кулъязмалары саклана.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты, галим, дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең кулъязмаларын Алтын Урда форумы кысаларында бастырып чыгарачак. Бу турыда “Татар-информ”га тарих институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Радик Салихов әйтте.

“Сентябрьдә безнең институт Ризаэтдин Фәхретдиннең дини эчтәлектәге “Көтебе ситтә вә мөәлифләре” (“Алты хәдис китабы һәм аларның төзүчеләре”) һәм “Шура” журналындагы иҗтимагый, тарихи тематиканы яктыртучы “Сораулар һәм җаваплар” рубрикасыннан бер җыентык ясап, аларны бастырып чыгарырга ниятли. Әгәр дә өлгерсәк, “Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр” кулъязмасын да бастырачакбыз”, - диде Радик Салихов.

Аның сүзләренчә, бу китаплар Халыкара Алтын Урда форумы кысаларында тәкъдим ителәчәк. Бу юнәлеш буенча хәзер зур эш алып барыла.

Ризаэтдин Фәхретдиннең күпчелек хезмәтләре үзе исән вакытта, инкыйлабка кадәр басылып чыккан. Күпчелек кулъязмалары әлегә кадәр нәшер ителмәгән. Хәзерге көндә алар Уфа фәнни үзәк архивында 40 томны тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100