news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алтын Урда” фильмын төшерү өчен Татарстаннан да ярдәм көткән идек - Рубен Дишдишян

Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында “Алтын урда” фильмы презентациясе узды.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башта Татарстанда төшерелергә планлаштырылып, хәтта кастинглар уздырылса да, “Алтын Урда” телесериалының ни өчен Кырымда төшерелүе билгеле булды. Фильмның продюсеры, “Марс медиа” продюсерлык компаниясенең генераль продюсеры Рубен Дишдишян бүген Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында уздырылган “Алтын урда” фильмы презентациясендә проект авторларының Татарстан ягыннан финанс ярдәменә өметләнүләре, әмма Татарстан ягыннан артык кызыксыну булмау сәбәпле, проектны арзанайту максатыннан Кырымның сайлануы турында әйтте.

Искәртеп узабыз: 1нче канал заказы буенча “Марс медиа” компаниясе “Алтын Урда” фильмын төшерә. Проектның генераль продюсеры – Рубен Дишдишян. Фильмда Казан артистлары Эльмира Кәлимуллина һәм Нәфисә Хәйруллина катнаша. Телесериал 16 сериядән торачак.

“Алтын Урда” проектының презентациясе бүген “Родина” кинотеатрында шыгрым тулы залда узды. Тамашачыга Рубен Дишдишянга һәм төп рольләрнең берсен башкарган Эльмира Кәлимуллинага сорауларын бирү мөмкинлеге тудырылды. Очрашу кысаларында фильмның ике тизеры тәкъдим ителде.

“Без, чыннан да, “Алтын Урда” фильмын башта Татарстанда төшерергә ниятләгән идек – бу дөрес тә булачак иде. Әмма бюджетның чикле булуы аркасында безгә Кырымны сайларга туры килде. Чөнки безгә кирәк булганнар монда юк – аларны алып киләсе, булдырасы бар иде, бу кыйммәткә төшә. 1нче канал безгә акчаны теләгәннән азрак бирде. Ә дәвамы Татарстанда төшерелергә мөмкин”, - дип аңлатты Рубен Дишдишян.

“Бу зур масштаблы проект. Сценарий өч ел элек язылган иде. Бер ел төшердек, хәзер монтажлыйбыз. Бик күп компьютер графикасы булачак. Январь аенда без аны 1нче каналга тапшырырга уйлап торабыз”, - диде Рубен Дишдишян.

“Алтын Урда” телесериалы телеэкраннарга 2018 елның февраль-март айларында чыгарга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100