news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтын Урда башкаласы булган Сарай-Бәркәне өйрәнүче оешма җитәкчесе: Әти эшен дәвам итәбез

Алтын Урда башкаласы булган Сарай-Бәркәне өйрәнүче оешма җитәкчесе: Әти эшен дәвам итәбез
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Волгоградтагы «Сарай-Бәркә» мәдәни-тарихи фонд җитәкчесе, эшмәкәр Илнур Акманов Алтын Урда башкаласы булган Сарай-Бәркә шәһәрен өйрәнү буенча эшчәнлекләре белән таныштырды. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

  • Сарай Бәркә яки Сарай әл-Җәдид Урта гасырлар шәһәре, XIV гасырның беренче яртысыннан Алтын Урданың башкаласы булып торган. Волгоград өлкәсенең Царев авылы Сарай әл-Җәдид шәһәре урынында тора.

«Мин әтием башлаган иҗтимагый эшне дәвам итәм. Әтием Хөсәен Акманов Волгоградта татар автономиясе рәисе иде. Алтын Урданың башкаласы булган Сарай-Бәркә җирләрендә казу эшләре оештыру буенча беренче адымнарны ул ясады. 2004 елда әтием фаҗигале рәвештә һәлак булды. Минем әтием эшен дәвам итәсем килде, тарих белән кызыксына башладым. 2019 елда фонд оештырдык. Фондның президенты - Рәшид Хантимиров. Безнең оешма Сарай-Бәркәдә археологик һәм тарихи тикшеренүләр оештыру белән шөгыльләнә», - дип сөйләде ул.

Илнур Акманов сулдан дүртенче

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Волгоградта Алтын Урда мирасын өйрәнү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. «Сарай-Бәркә» мәдәни-тарихи фонды оештырган чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең тарих институты галимнәре: тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов, кече фәнни хезмәткәр Люция Гыйниятуллина катнашты.

Фонд җитәкчесе билгеләп үткәнчә, оешма халыклар бердәмлеген ныгытуны да максат итеп куя. «Безнең проект тарихны өйрәнүгә генә түгел, Россиядә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту да юнәлтелгән», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100