news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^ “Алтын тирмә” бәйгесе Әлшәй районында да үтте

^ “Алтын тирмә” бәйгесе Әлшәй районында да үтте

(Уфа, 14 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Әлшәй районы үзәге Раевкада халык театрларының “Алтын тирмә” бәйгесенең шушы төбәк өлеше булып үтте. Анда райондагы дүрт сәнгать коллективы катнашты. Моңарчы да төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан халык театрлары һөнәри осталыкта көч сынашып, тагын да үзләренең шушы югары исемне лаеклы йөртүләрен раслады.

Әлшәй районында күпчелек халыкны татарлар тәшкил итә. Шуңа да сәнгать бәйгесендә катнашкан театрларның өчесенең татар театры булуы гаҗәп тә түгел. Раевка мәдәният сараенда узган бәйгедә җиңгән ике театр коллективы республика халык театрлары фестивалендә катнашу хокугын алды.

Әлшәй районында талантлы халык яши. Биредә төрле җыр ансамбльләре, фольклор һәм бию төркемнәре эшләп килә. Аларның күпчелеге төрле дәрәҗә сәнгать бәйгеләрендә катнашып, район данын яклый һәм җиңү яулый. Үзешчәннәр катнашлыгындагы театрлар да дистәдән артык биредә. Алар барысы да, халык театры исемен алу өчен, яңадан-яңа пьесаларны сәхнәләштерә һәм спектакльләре белән күрше авылларга һәм районнарга гастрольләргә дә йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot