Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алтын» парлар: Казанда 50 ел мәхәббәттә һәм тугрылыкта яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр
Васильченко исемендәге скверда бүген аеруча җылы мохит хакимлек итте. Казанның ЗАГС идарәсе безнең чорның чын геройларын – бергә 50 ел яшәгән сигез парны хөрмәтләү тантанасын уздырды.

«Бүген без Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан җыелдык. Казан да һәркайсыбызның терәге булган гаиләгә багышланган бәйрәмнән читтә кала алмады», – дип ачып җибәрде тантананы Казан ЗАГС идарәсенең Киров районы буенча бүлеге башлыгы Светлана Мишина.
Юбилярлар бәйрәмне оештыручылардан олы ихтирам тойды: бәйрәм торты, чәчәк бәйләме, татар милли ризыклары рецептлары белән истәлекле китап.
Вера Глебовна һәм Геннадий Дмитриевич Никифоровларның танышу тарихы аеруча игътибарга лаек. Алар 70нче елларда үзләренә курсташ һәм классташ булган егетнең туган көнендә танышкан. 1975 елның 28нче июнендә туй гөрләткәннәр. Бер малай һәм бер кыз үстергәннәр, хәзер онык тәрбияләүдә булышалар. «50 ел мәхәббәттә, тугрылыкта яшәү – барлык буыннар өчен өлге. «Бердәм Россия» партиясе һәрвакыт гаилә институтына теләктәшлек итә», – диде партиянең Казан җирле бүлеге башкаручы секретаре Танзилә Ракова.
1975 елның 14нче июненнән бирле иңгә-иң яшәүче Венера һәм Әхнәф Гомәровлар тарихы да кызыклы. Аларның гомер юлы Казанның Вертолет заводында узган, алар шунда танышып, бер цехта эшләгәннәр.
«Әле барысы да алдадыр дип ышанабыз. Бергә бәхетле яшәдек. Ул мине һәрвакыт саклады, яклады. Һәрвакыт татулыкта, бер-беребезгә юл куеп яшәдек. Бәхәсләшеп, ачуланышулар да булды, тик алар җитди түгел. Без бүген дә бер-беребезне кайгыртып яшибез», – дип уртаклаштылар юбилярлар.
Гомәровлар ике кыз тәрбияләп үстергән, өч оныклары бар. Олы кызлары да Вертолет заводында экономист булып эшли, ә кечкенәсе – табиб-эндокринолог.
Юбилярлар гаилә бәхетенең серен дә әйттеләр. «Мәхәббәт – анысы, билгеле, мөһим инде. Ләкин вакытында юл куеп, гафу итәргә дә кирәк. Эгоист булырга ярамый, һәрчак сөйгәнең белән бергә булырга кирәк», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Гомәровлар.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Денис Сугоняко барлык юбилярларны тәбрикләде. «Мәхәббәт, тугрылык, гаилә, Ватан – мәгънәсе ягыннан якын сүзләр. Сәламәт җәмгыять, көчле ил ныклы гаилә кыйммәтләре булганда гына мөмкин. Безнең районнар яңа яшь гаиләләргә дә, өлкәннәргә, зыялыларга да бай. Бүгенге юбилярлар – гаилә традицияләре ныклыгы үрнәге. Яшьләр алардан үрнәк алырга тиеш», – дип билгеләп үтте Сугоняко.
Светлана Мишина үз кичерешләре белән уртаклашты. «Без һәр ай саен юбилярларны хөрмәтлибез. Бу уңай эмоцияләр онытылмаслык! Мин эшкә сөенеп йөрүче бәхетлеләрнең берсе. 50 ел бергә торган парларның бер-берсенә гашыйк күзләр белән каравын күрү әйтеп бетергесез куандыра. Яшьләр гаилә кыйммәтләрен кадерләсен өчен, мондый мисалларны күп күрсәтергә тырышабыз», – диде Мишина.
«Аларның тарихы – чын мәхәббәт, сабырлык, үзара хөрмәт ярты гасырлык тормыш сикәлтәләрен җиңә алуның дәлиле», – дип йомгаклады сүзен Светлана Мишина.
«Татар-информ», Чулпан Шакирова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз