news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең төп конкурсында ике Татарстан фильмы бар

«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең төп конкурсында ике Татарстан фильмы бар
фото: Владимир Васильев

Татарстанның ике фильмы «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең төп конкурсына кергән. Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмы һәм Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» документаль фильмы төрле илләрдән катнашкан фильмнар белән ярышачак.

«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең оештыру комитетына 47 илдән 814 гариза керде. Сайлап алу комиссиясе 27 илдән 50 фильмны сайлап алып программаны формалаштырды», диелгән кинофестивальнең матбугат үзәге хәбәрендә.

Бүген «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең 50 фильмнан торган шорт-листы чыгарылды. Фильмнар «Тулы метражлы нәфис фильмнар», «Кыска метражлы нәфис фильмнар», «Анимацион фильмнар», «Документаль фильмнар» һәм «Милли конкурс» номинацияләренә бүленгән.

Милли конкурста Татарстанда төшерелгән 9 фильм һәм Япониядән катнашучы «Татара-наследие Евразии» фильмы бар. Режиссеры - Асия Садыйкова. Режиссер Рәүф Кубаевның «Телсез күке» фильмы да «Милли конкурс»ка кергән.

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале 6 – 11 сентябрь көннәрендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot