Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә хатын-кызларның яулыкка хокукы турында фильм күрсәтеләчәк
«Хозур ТВ» «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә үзе төшергән «Шёпот сомнений – голос веры» документаль фильмын күрсәтәчәк. Кинокартина «Милли конкурс» номинациясендә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кинокартина хатын-кызның иманы һәм шөбһәләре арасында сайлануы турында бара. Сюжет яулык бәйләү карарын кабул итүче хатын-кызлар турында: алар өчен ул баш киеме генә түгел, шәхес, иман һәм тормыш юлы белән бәйле мәсьәлә дә. Кинотасма 10 шәхеснең тарихын иман, тирә-юньдәгеләрнең мөнәсәбәте һәм шәхси ирек мәсьәләләре аша ачып бирә. Әлеге ихлас сөйләшүләрдә һәркем үзен таный алачак һәм теге яки бу карарны кабул итүнең сәбәпләрен аңларга омтылачак.
Бу «Хозур ТВ»ның Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә беренче генә катнашуы түгел. 2022 елда Казанда «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының премьерасы узды. Картина XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды. Фильмны премьера вакытында һәм башка көннәрдә меңнән артык кеше карады.
Кинофорум нәтиҗәләре буенча «Ибн Фадлан» фильмы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Вакыйганың тарихи әһәмиятен гәүдәләндергән өчен» махсус дипломына лаек булды. Фильм шулай ук «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» киномарафоны вакытында да зур кызыксыну уятты.
Фильм 6 сентябрьдә 15:40 сәгатьтә Казанда «Корстон»дагы кинотеатрда күрсәтеләчәк. Режиссеры – Елена Грачева.
«Алтын мөнбәр» кинофестивале Казанда 4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр 22 нче тапкыр узачак. Традиция буенча ул БДБ, Азия һәм Якын Көнчыгышның 40 тан артык иленнән катнашучыларны җыячак. Кино индустриясендә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз