Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Алтын мөнбәр» кинофестиваленә кунак итеп төрек сериаллары актерлары чакырылган
Фестивальнең быелгы жюри рәисе – «Воскресший Эртугрул» сериалы режиссеры Метин Гюнай.
«Алтын мөнбәр» XX Халыкара кинофестивале Казанга киләчәк кунаклар турында беренче мәгълүматларны чыгарды. Кинофестивальгә хедлайнер булып Төркия кинематографы вәкилләре – Россиядә популяр булган «Великолепный век» һәм «Воскресший Эртугрул» сериаллары актерлары киләчәк.
Шулай ук «Воскресший Эртугрул» сериалы режиссеры Метин Гюнайның килүе көтелә. Ул «Алтын мөнбәр» кинофестивале жюриен җитәкләячәк.
Кунак булып Швейцария, Согуд Гарәбстаны, Сирия, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Мисыр, Грузия, Азәрбайҗан һәм башка илләрдән режиссерлар һәм актерлар килер дип планлаштырыла.
«Төркия кино индустриясенең чәчәк аткан чоры: ул безнең ил тамашачыларының гына түгел, бөтен дөнья тамашачыларының мәхәббәтен яулады. Кунаклар өчен актерлар, режиссерлар белән берничә иҗади очрашу оештырып, алар белән аралаша, төрле сораулар бирә алырбыз дип өметләнәбез», — дип сөйләде кинофестивальнең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.
Ул фестивальдә Татарстан белән Төркия арасындагы дуслык ныгыр, ә хезмәттәшлек уртак кинопроектларга әверелер дигән ышанычын белдерде.
- «Алтын мөнбәр» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.
- Исегезгә төшерәбез, «Алтын мөнбәр» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз