news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алтын мөнбәр» кинофестивале программасындагы фильмнар быел түләүле күрсәтеләчәк

«Алтын мөнбәр» кинофестивале программасындагы фильмнар быел түләүле күрсәтеләчәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Алтын мөнбәр» XX Халыкара кинофестиваленең матбугат үзәге мөһим үзгәреш турында хәбәр итә – быелдан кинофорум программасындагы барлык күрсәтүләр түләүле булачак.

Оештыручылар фикеренчә, билетлар сату – мәҗбүри чара. Бу фильмнарга ихтыяҗны алдан белергә мөмкинлек тудырачак.

«Алдагы елларда кайбер сеансларга керергә теләүчеләр күп булу сәбәпле, өстәмә залларга ихтыяҗ туды. Шул сәбәпле, быел билетларны алдан алырга мөмкин булачак. Конкрет сеансларга билетлар сатылып бетсә, фестивальнең дирекциясе өстәмә зал ачачак», дип хәбәр итә матбугат үзәге.

Фестивальнең оештыру комитеты карары буенча билет бәясе 200 сумнан артмаячак.

Кино фанатлары барлык конкурс фильмнарын карап, үз фикерләрен калдыра алсын өчен фестивальнең оештыру комитеты төп программадагы фильмнарны шимбә һәм якшәмбегә (7 һәм 8 сентябрьгә) күчергән.

Күрсәтүләр «Мир» һәм «Алмаз Синема Родина» кинотеатрларында узачак.

Сеанслар расписаниесе соңрак билгеле булачак.

  • «Алтын мөнбәр» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.
  • «Алтын мөнбәр» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100