Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алтын мөнбәр» кинофестивале ислам турындагы иң яхшы фильмнарны җыйган
«Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале төрле илләрнең кинематографистлары ислам турында төшергән һәм төрле елларда кинофестиваль программасында булган иң яхшы фильмнарны җыеп күрсәтә. Алар арасында Татарстанда төшерелгән «Мулла» фильмы да бар. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.
Программада режиссер Абдухалил Мигнаровның «Имам Абу Исо Мухаммад Термизий» тарихи-биографик фильмы (2019, Үзбәкстан), Магди Ахмеда Алиның «Наш проповедник» фильмы (2017, Мисыр), режиссер Маджид Маджидиның «Мухаммад — посланник Всевышнего» масштаблы Иран тарихи фильмы (2015) бар.
Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаровның «Мулла» фильмы кинофестивальдә 2018 елда күрсәтелгән иде.
«Ислам турында иң яхшы фильмнар» программасын «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале кысаларында «Корстон» кинотеатрында 4 сентябрьдә карап булачак.
- «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале Казанда 4-8 сентябрьдә үтәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз