news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивалендә катнашачак фильмнар исемлеге билгеле

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивалендә катнашачак фильмнар исемлеге билгеле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең шорт-листы формалаштырылган. Дүрт номинациядән торган төп конкурска Татарстанга бәйле өч фильм кергән.

«Тулы метражлы нәфис фильм» номинациясендә Радик Кудояровның Россия-Германия копродукциясе итеп күрсәтелгән «Карурман»ы бар. «Документаль фильм» номинациясенә Бай Хәйруллинның «Казан җөе» фильмы кергән. «Анимацион фильм» номинациясендә Элина Абызованың «Сквозь ресницы» фильмы.

Шулай ук 10 фильм кергән «Милли конкурс» номинациясе бар. Биредә Татарстан кинематографистлары эшләре тәкъдим ителә. Алар арасында Ренат Сайганың «Авантюристы», Юлия Захарова белән Ирек Хафизовның «Әниләр һәм бәбиләр», Александр Далматовның «Кеше китә – җыры кала» һәм «Мансур Җәләлетдин» фильмнары, Фирдания Хөснетдинованың «Мой любимый пророк», Наталья Нилованың «Туган батыр» һәм башка фильмнар бар.

  • Форумның конкурс программасына барлыгы 50 фильм кергән.
  • Оештыру комитетына 67 илдән 845 гариза килгән.
  • Кинофестиваль 5-9 сентябрь көннәрендә үтә.
news_right_1
news_right_2
news_bot