news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алтын мөнбәр» фестиваленең эшлекле программасы Милли китапханә мәйданчыгында узачак

Быел «Алтын мөнбәр» фестиваленең эшлекле программасы Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында узачак. 7 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр фестивальдә катнашучыларны һәм шәһәр кунакларын мастер-класслар, шулай ук профессионаллар белән дискуссияләр һәм халыкара питчинг көтә.

Профессионаллар өчен төп вакыйга алтынчы тапкыр узачак кино базары булачак. Аның максаты – киноконтентны тәкъдим итү генә түгел, ә хезмәттәшлекнең җанлы экосистемасын булдыру: катнашучыларга хокукларны сату һәм сатып алу буенча килешүләр төзергә ярдәм итү, халыкара кино оешмаларын РФ базарына интеграцияләү, төбәк киносын һәм БДБ илләре продукциясен алга этәрү.

Узган ел кинобазар эшендә индустриянең 40 тан артык вәкиле катнашты – эре дистрибьютор компанияләреннән һәм кинотеатрлар челтәрләреннән алып бәйсез продюсерларга һәм режиссерларга кадәр. Быел катнашучы илләр исемлеге яңа исемнәр белән тулыланачак: эшлекле мәйданчыкта беренче тапкыр Марокко, Малайзия, Мисыр, Әрмәнстан кинематографистлары көтелә. Шул ук вакытта Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан кинематографистлары белән традицион партнерлык та сакланачак.

Эшлекле мәйданчык 7 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсенең конференц-залында ачылачак. Керү ирекле.

Кинопроектларның халыкара питчингы 8 сентябрьдә 10:00 сәгатьno узачак.

Эшлекле программа чараларының тулы расписаниесе белән ТР Милли китапханәсе сайтында танышырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot