news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алтын мөнбәр»дә катнашасы төрек, кыргыз, казах киноларын генераль консуллар тәкъдим итте

«Алтын мөнбәр»дә катнашасы төрек, кыргыз, казах киноларын генераль консуллар тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Быел «Алтын мөнбәр» кинофестивале башланыр алдыннан үткән матбугат очрашуында өч илнең генераль консуллары катнашып, Төркиядән, Казахстаннан һәм Кыргызстаннан катнашучы фильмнарны тәкъдим иттеләр.

«Мөгаен, 21 ел эчендә беренче мәртәбә матбугат конференциясен шундый киңәйтелгән составта уздырабыздыр», - диде шулай ук әлеге матбугат конференциясендә катнашучы Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Фестивальдә безнең дүрт фильмыбыз катнаша, мин аеруча икесенә – «Родина» кинотеатрында күрсәтеләчәк «Эвакуация» һәм «Миг» фильмнарына барырга киңәш итәм. «Эвакуация» Казахстанның көньягына эвакуацияләнүче ана белән кыз турында катлаулы фильм. Барыгыз да беләсез – Казахстан эвакуацияләнүчеләрне дә, репрессияләнүчеләрне дә кабул итте. Бу безнең өчен дә трагедия иде. Ул фильм тамашачы өчен кызыклы булыр дип уйлыйм», – диде Казахстан Республикасының генераль консулы Ерлан Искаков.

«Кыргыз киносы турында беләсездер, совет чорында «Кыргыз могҗизасы» дигән гыйбарә дә бар иде. Безнең ул эпопея дәвам итә», – диде Кыргызстан Республикасының генераль консулы Эрик Бейшембиев.

Кыргызстан фильмнары өч программада һәм шулай ук «Кыргызстан кинематографиясе көннәре»ндә күрсәтеләчәк. «Россия – ислам дөньясы» программасында «Потанцуйте с мамой» фильмы, «Кыска метражлы нәфис фильмнар» номинациясендә «Мать урожая» фильмы, «Төрки дөнья» дип аталган конкурстан тыш программада «Сделка на границе» фильмы тәкъдим ителә.

«Кыргызстан кинематографиясе көннәре»ндә «Цветочки на льду», «Я помню» һәм «Error 404» фильмнары күрсәтелә. Кыргызстан фильмнарын «Родина» һәм «Мир төрле кинотеатрларында карап булачак.

Төркиянең Казандагы генераль консулы Угур Йылмаз төрек кинематографистларының Казан кинофестивалендә һәрвакыт актив катнашуларын ассызыклады. «Быел без өч фильм белән катнашабыз. «Кыска метражлы нәфис фильмнар» номинациясендә «Мори» фильмы, «Россия – ислам дөньясы» программасында «Мудрость кита» фильмы, документаль фильмнардан «Дом моего дедушки» фильмы катнаша», – диде ул.

«Фильмнарның гомуми темасы – кеше, кеше язмышы, гаделлек, балачак хатирәләре. Тормыш гел ал күзлекләрдән тормый, төрле хәлләр була. Кеше һәрчак сайлау алдында кала. Миңа калса төп тема – кыен хәлләрдә кешенең этик сайлавы. Мин тамашачы бу фильмнарны яратыр дип өметләнәм», – дип дәвам итте Угур Йылмаз.

Төркиянең «Один мир на двоих» һәм «Между двумя рассветами» фильмнары «Төркия кинематографиясе көннәре» кысаларында күрсәтеләчәк.

  • «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале 5-9 сентябрь көннәрендә үтә. 5 сентябрьдә Камал театрының яңа бинасында ачыла. 9 сентябрьдә шушында ук кинофестивальне йомгаклау тантанасы да үтәчәк.
news_right_1
news_right_2
news_bot