Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алтын минбәр» кинофестивалендә беренче кунаклар кызыл келәмнән узды
«Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале үзенең юбилей ачылышына әзерләнә. Казан Ратушасы каршындагы кызыл келәмгә беренче кунаклар чыкты.
Форумга 40 илдән кинематографистлар җыела һәм 140тан артык фильм күрсәтеләчәк. Кунаклар арасында Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз, быелгы жюри рәисе төрек режиссеры Метин Гюнай һәм актер Озкан Чагри Шенсой бар.
Кызыл келәмгә шулай ук Россиянең халык артисты Сергей Никоненко, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин, актриса Анастасия Крылова чыкты. Фестиваль кунаклары килүен дәвам итә.
Фильм-ачыш Иранның «В объятиях дерева» картинасы була, аның режиссеры - Бабак Хаджепаша. Ул өч мәйданчыкта - «МИР» кинотеатрында, Кабан күле яр буенда һәм Казан Кремлендә күрсәтелә.
Фестиваль 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Инде хәзер үк Камал театрында фестивальнең ябылу тантанасына билетлар сатып алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз