Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алтын мөнбәр» кинофестивале кызыл келәменнән фильмнары катнашкан йолдызлар гына үтәчәк
«Алтын мөнбәр» кинофестивале кызыл келәменнән үтү өчен фильмнары катнашкан йолдызлар чакырылган. Кызыл келәм быел Камал театрының яңа бинасы алдына җәеләчәк.
«Быел кинофестиваль фильмнары һәм башка чаралары «Родина», «Мир» кинотеатрларында, Камал театрында һәм Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында булачак. Кызыл келәмнән Любовь Казарновская, Елена Цыплакова, Константин Раскатов һәм Даяна Гудз, Нәфисә Хәйруллина, Равил Шәрәфиев, Резеда Сәлахова, Ирек Хафизов, Ләйсән Рәхимова, Эмиль Талипов һәм башкалар үтәчәк», – дип таныштырды Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале 5 сентябрь көнне Камал театрының яңа бинасында ачыла. 9 сентябрьдә шушында ук кинофестивальне йомгаклау тантанасы да үтәчәк. Ачылу һәм ябылу тантаналарына билет алып һәр теләгән кеше керә алачак.
«Без башка илдән кунаклар чакырганда аларның шул илдәге кинематография лидеры булуына карыйбыз. Кызыл келәмнән үтү һәм иҗади очрашуларда катнашу өчен артистлар, режиссерлар сайлаганда да аларның фильмнарының конкурста яки конкурстан тыш тәкъдим ителгән булуы шарт», диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова кинофестивальгә кунаклар чакыру принципларын аңлатып.
Любовь Казарновская кинофестивальнең конкурс программасындагы «Отель «Онегин» фильмында төп рольләрнең берсен башкара, Олег Тактаров «Дети-шпионы» фильмын тәкъдим итә. Төркия йолдызы Эдже Юксель үзе катнашкан «Мудрость кита» фильмын алып килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз