news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алтын мөнбәр» Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмы белән ачыла

«Алтын мөнбәр» Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмы белән ачыла
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

XXI Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале 5 сентябрьдә Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмы белән ачыла. «Ватанны саклаучылар елында «Алтын мөнбәр» кинофестивале халык тарихын тасвирлаган, кино сәнгате аша тарихи хәтерне саклау әһәмиятен күрсәткән фильм белән старт ала», дип хәбәр итә кинофорумның матбугат үзәге.

«Кырык дүртнең май аенда» кинофильмын «Мир», «Алмаз Синема Родина» кинотеатрларында һәм ачылу тантанасы вакытында Камал театрының яңа бинасында да күреп булачак.

  • XXI Казан халыкара «Алтын минбәр» кинофестивале 5 - 9 сентябрьдә Казанда үтә. Ачылу һәм ябылу тантаналары Камал театрының яңа бинасында булачак.
  • «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның шул исемдәге повесте нигезендә куелган. Төп рольдә – Резеда Сәлахова.

news_right_1
news_right_2
news_bot