news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Алтын мөнбәр”не яктыртучы хәбәрчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Алтын мөнбәр” V Казан Халыкара мөселман киносы фестивале нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чара үтте
Скопировать ссылку
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Алтын мөнбәр” V Казан Халыкара мөселман киносы фестивале нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чара үтте. Аның кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге фестивальне массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртучы хәбәрчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов сүзләренә караганда, быел “Алтын мөнбәр” фестивале турында 12 халыкара һәм Россия гаммәви мәгълүмат чараларыннан 200 гә якын хәбәрче язды. Төрле мәгълүмат чараларында 330 га якын мәкалә, тапшыру, фоторепортаж дөнья күрде. “Бөтен җир шарында танылган фестиваль турында журналистлар, хәбәрчеләр объектив мәгълүмат бирергә тырышты. Без сезгә шуның өчен бик рәхмәтле” дип, Айдар әфәнде фестивальне оештыруга һәм аны үткәрүгә зур өлеш керткән өчен 30га якын каләм остасына министрлыкның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2