news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивалендә Россиянең “Бер сугыш” фильмы җиңде

Татарстаннан режиссер Рамил Төхвәтуллинның “Бөркетләр” нәфис фильмы “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңү яулады

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивалендә Россиянең “Бер сугыш” фильмы җиңде. Режиссеры Вера Глаголева (ул тамашачыга күбрәк актриса буларак таныш) булган әлеге фильм тормыштагы вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән. Ул Икенче бөтендөнья сугышының моңарчы безгә билгеле булмаган битләрен ача. Вакыйгалар 1945 елның маенда төньяктагы бер утрауда җәза срогын үтүче, кайчандыр фашистлар басып алган территорияләрдә яшәгән хатын-кызлар һәм балалар турында бара. Бүген фестивальнең “Пирамида” күңел ачу комплексында узган тантаналы ябылышында фильмның продюссеры Наталья Иванова билгеләп үткәнчә, мөселман кинофестивалендә “Бер сугыш”ның “Иң яхшы нәфис фильм” номинациясендә җиңү яулавы фестивальнең әхлакый кыйммәтләргә багышланган картиналарны эзләве турында сөйли. Режиссер Вера Глаголева исә “Алтын мөнбәр”нең аңа шулкадәр якын һәм кадерле булуын белдерде.

ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева ТР Президентының “Кино сәнгатендә гуманлылык өчен” махсус призын Польшадан “Һава еланы” картинасы режиссеры Беата Дзяновичка тапшырды. Зилә Вәлиева ТР Президентының фестивальгә юллаган сәламләвендә “Алтын мөнбәр”нең төп максаты барлык кешеләргә хас булган рухи кыйммәтләрне пропагандалаудан гыйбарәт булуын билгеләп үтүен әйтте.

Билгеле булганча, “Алтын мөнбәр” V Халыкара мөселман кинофестивале Казанда 30 сентябрь-4 октябрь көннәрендә узды. Чараның максаты – Россия һәм дөнья җәмәгатьчелегендә ислам һәм мөселманнар турында объектив караш тудыру, гомумкешелек кыйммәтләрен таныту. Быел фестивальгә дөньяның 67 иленнән барлыгы 399 фильм тәкъдим ителде. Германиядән кино белгече Ханс-Йоахим Шлегель җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе тамашачылар хозурына 34 фильмны чыгарды, ә конкурстан тыш 22 кино тәкъдим ителде.

Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, “Мәдәниятләр диалогына – диалог мәдәнияты аша” дигән шигарь белән узган халыкара фестивальгә кызыксыну елдан-ел арта бара. Фестивальне оештыручылар фикеренчә, “Алтын мөнбәр” аша мәдәниятләр диалогына ирешелгән. Ник дигәндә, фестивальгә Ислам тематикасын яктырткан кинолар гына чыгарылмый. “Алтын мөнбәр” баштан ук рухи, әхлакый кыйммәтләрне алга чыгаруны, мәчет-чиркәүләргә килеп гыйбадәт кылырга өлгермәгән кешеләрне рухи яктан тәрбияләүне максат итеп куйды. Без фильмнарда намаз кылганны, Корьән укыганны күрсәтүне бурыч итеп куймадык. Иң мөһиме – кешенең үз-үзенә, Аллаһы Тәгаләгә һәм тирә-юньдәгеләренә мәхәббәтен чагылдыру. Без дөнья һәм цивилизацияләр мәдәниятларын үстерергә тиеш”, - дип белдергән иде фестивальнең президенты, Россия мөфтиләр советы рәисе мөфти Равил Гайнетдин. Кинофестивальдә Россиянең “Бер сугыш” фильмы җиңүе исә фестивальнең үз максатына ирешүе турында сөйли.

Татарстан быел “Алтын мөнбәр”гә тулы метражлы ике нәфис фильм белән чыкты. Режиссер Рамил Төхвәтуллинның “Бөркетләр” нәфис фильмы “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңү яулады. Бу исемгә татарның танылган театр артистлары Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев һәм Ренат Таҗетдиновтан торган актерлар төркеме лаек булды. Әзһәр Шакиров билгеләп үткәнчә, фестиваль үтә торган көннәр - татар сәнгате өчен бик күңелле көннәр. “Фестиваль дәвам итсен һәм халыкка үз фильмнарын күрергә язсын”, - диде актер.

“Алтын мөнбәр” кинофестивалендә “Иң яхшы документаль фильм” номинациясендә - “Башка планета” фильмы (режиссеры – Ференс Молдований, Венгрия, Бельгия, Финляндия), “Документаль фильмда иң яхшы режиссер эше” номинациясендә - “Һава еланы” (режиссеры Беата Дзянович, Польша), “Иң яхшы кыска метражлы фильм номинациясендә “Мәрьям кызы” картинасы (режиссеры Сәйед Салмән Әл-Мурри, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) җиңү яулады.

Нәфис фильмнар арасында “Иң яхшы оператор эше” дип Ираннан оператор Али Мөхәммәд Гасеми (“Томандагы яктылык” картинасы), “Иң яхшы хатын-кыз роле”н башкаручы дип шушы картинада уйнаган Паримаш Назирвех табылды.

“Иң яхшы нәфис фильм сценарие” номинациясендә - “Кар” фильмы (режиссеры Аида Бегич, Босния-Герцеговина, Иран, Германия, Франция), “Иң яхшы нәфис фильм режиссеры” номинациясендә режиссер Панахбархода Резаи (“Томандагы яктылык” картинасы, Иран) җиңде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100