news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Алтын мөнбәр” кайтавазы” Дагыстанга ук барып җитте
Аның кысаларында Махачкалада 8 иң яхшы нәфис фильм тәкъдим ителәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Бүгеннән дагыстанлыларга “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман кинофестивалендә җиңү яулган фильмнар тәкъдим ителә башлый. 14 июньгә кадәр Махачкала шәһәрендә 8 нәфис фильм күрсәтелә. Алар арасында 2006 елда “Иң яхшы фильм”, “Иң яхшы режиссер эше”, “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинацияләрендә җиңү яулаган “Слеза холода” (2004), узган ел иң яхшы картина дип табылган “Ми для мамы” (2006), “Нить” фильмнары бар.
Ислам РФ сайты белдерүенчә, “Алтын мөнбәр” кайтавазы” кысаларындагы фильмнар шәһәрнең “Россия” кинотеатрында күрсәтелә. Сеансларга билетлар Махачкаланың уку йортларында, дәүләт учреждениеләрендә һәм иҗтимагый оешмаларда бушлай таратылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Алтын мөнбәр” кайтавазы” быел Төмәндә, алдагы елларда исә Грозныйда һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot