news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар ТР Президенты белән бергә "Казан" гаилә үзәге янында агачлар утыртты

Акциядә Казан мэры Илсур Метшин да катнашты

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген традиция буенча туй көне саналган җомга көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" гаилә үзәге янында агач утыртуда катнашты.

Республика башлыгы белән Казан мэры Илсур Метшин алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар белән бергә агачлар утыртты.

Биш гаиләнең өчесе быел бриллиант туйларын билгеләп үтә. Люция белән  Ялкын Вәлиевлар агымдагы елның июль аенда 60 еллык юбилейларын уздырган. Ялкын әфәнде "Союз" тәҗрибә-конструкторлык бюросында баш конструктор урынбасары булып эшләсә, анын хәләле - Татарстан дәүләт музеенда.

Август аенда Борис һәм Ия Криницыннар да 60 еллык юбилейларын үткәргән. Үз вакытында гаилә башлыгы Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария бүлеген җитәкләгән, ә тормыш иптәше шәһәр тубдиспансерында фтизиатр-флюорографист булып эшләгән.

Мөнир һәм Луиза Абдуллиннарның нәкъ менә бүген алтын туйлары икән. Гаилә башлыгы 45 ел буе "Ватаным Татарстан" газетасында журналист булып эшләгән, ә Луиза Абдуллина беренче балалар сырхауханәсендә лаборантка булган. 

Рөстәм Миңнеханов белән бергә агачны Александр һәм Анна Голяковлар да утыртты. Бүген бу парның тормышы әле башлана гына.

Республика башлыгы һәр гаиләгә агач үсентесе бүләк итте һәм истәлек өчен фотога төште.

Фотосурәт metshin.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100