Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алтын Казан» мюзиклы хитларыннан торган ноталар җыентыгы басылып чыкты
Җыентыкка мюзиклның алты җыры кертелгән.
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын Казан» мюзиклы хитларыннан торган ноталар җыентыгы басылып чыкты. Җыентыкның «Юлбасма» нәшрияты әзерләгән.
Китапны Милли китапханәдә нәшрият җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова тәкъдим итте. Очрашуга аның авторы, композитор Эльмир Низамов һәм фотограф Юлия Калинина килгән иде.
Очрашу презентация форматына гына сыеша алмыйча ноталар бастыруга бәйле проблемаларны ачкан җитди сөйләшүгә дә әверелде.
Гүзәл Хәсәнова әйтүенчә, әлеге ноталар җыентыгы нәшриятның үз инициативасы белән чыгарылган. Төрле грантлар да, башка төрле матди ярдәм дә булмаган. Ул китапның укучыда кызыксыну уятачагына ышана.
Очрашуга килгән яшь вокалистлар композиторның үзенә кушылып «Алтын Казан» мюзиклыннан Сихәтбану һәм Аксылу партияләрен башкардылар.
«Юлбасма» нәшрияты «Алтын Казан» мюзиклының ноталар җыентыгының берничә данәсен Милли китапханәгә бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз