news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алтын каләм»дә татар редакциясенең «Каләм!Дәш» газетасы сүз иреге темасына багышлана

«Алтын каләм»дә татар редакциясенең «Каләм!Дәш» газетасы сүз иреге темасына багышлана

«Идел» яшьләр үзәгендә уза торган «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының республика фестивалендә катнашучы татар матбугаты төркеме «Каләм!Дәш» дип аталган журнал чыгарды. Анда сүз иреге темасы да күтәрелә.

Баш мөхәррирләр белән очрашу вакытында Адилә Зиязетдинова бу сорауны баш мөхәррирләргә бирде. Җавапларда сүз иреге була алмый дигән җаваплар да, сүз иреге бар дигән җаваплар да, шулай ук сарказм формасындагы җаваплар да булды. Әйтик, «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов кайчандыр телевидениенең яңалыклар редакциясендә әйтелгән «Сүз иреге мөһим түгел, иң мөһиме – сүздән соң ирек булсын» дигән гыйбарәне искә төшерде.

«Сүз иреге – журналистлар өчен иң актуаль тема. Без аңларга тиешбез – ничек язарга, ирекле яза алабызмы. Сүз иреге булса, без намусыбызга тугры булып калабыз. Без үзебезнең фикерләрне халыкка җиткерергә теләдек», - диде журналның баш мөхәррире Адилә Зиязетдинова.

Журналның атамасын (КаләмДәш) һәм шигарен (КаләмДәш – безнең күңел мәңге яшь) Азалия Сабитова тәкъдим итте.

Татар редакциясе тышлыкны милли һәм заманча итүне максат итеп куйган иде. Журналның тышлыгында милли киемдәге кыз фотосы. Ул – Нурлат районыннан Айгөл Әхмәтҗанова. Айгөл очрашуларга һәрвакыт милли киемен алуын һәм бу киемне бик яратуын әйтте. Башка төркемнәрдәге укучылар да татар журналының күзгә ташланып торуын югары бәяләде.

«Безнең татар телле журналыбызда татарлыкны чагылдырасы килде. Башка битләрендә дә милли бизәкләр күп», - диде Айгөл Зиязетдинова.

Яшь журналистлар журналистикага мөмкинлек булмаганда яшьләр килми дигән фикердә.

Журналда шулай ук татар төркеме ни өчен кими, журналистның хезмәт хаклары турындагы актуаль темаларга да мәкаләләр бар.

Быел төркемдә 7 укучы. Алар ел дәвамында онлайн укулар узды, биремнәр үтәде, шуларны үтәгәннәр «Идел» яшьләр үзәгенә җыелды. Татар төркеменең остазы - «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100