Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Алтын каләм» фестиваленә гариза бирү кампаниясе озайтылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестиваленең оештыру комитеты катнашырга теләүчеләр саны күп булу сәбәпле, гаризалар бирү вакытын озайту турында игълан итте. Хәзер гаризаларны 29 апрель 18:00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин. Моның өчен анкета тутырырга һәм кирәкле документлар белән портфолионы фестивальнең электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Анда 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге медиа эшчәнлеге белән шөгыльләнүче һәм Татарстан территориясендә яшәүче яшьләр чакырыла. Фестиваль «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычлары кысаларында медиаөлкәдә яшь белгечләргә ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә юнәлдерелгән.
Традиция буенча фестиваль кысаларында Гран-при ияләре билгеләнәчәк, ул медиаюнәлеш буенча югары уку йортында белем алуга сертификатны үз эченә ала. Шулай ук төрле индивидуаль номинацияләрдә I, II һәм III дәрәҗә лауреатларга дипломнар, шулай ук «Ел ачышы» категориясендә махсус призлар тапшырылачак. Моннан тыш, узган елдагы кебек үк, югары уку йортлары һәм махсус урта белем бирү уку йортлары медиаүзәкләре һәм аларның киләчәк үсеше өчен 1 млн сумлык сертификатлар әзерләнгән.
Гаризалар 8 индивидуаль номинация буенча кабул ителә: «Рус телендә басма журналистика», «Татар телендә басма журналистика», «Подкастлар һәм радио», «Фотожурналистика», «Телевидение һәм видеоблогинг», «Дизайн һәм верстка», «SMM», «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә». Студентлар медиалары бүләкләр өчен ике категориядә - «Һөнәри белем бирү оешмасы студентлар медиасы» һәм «Югары белем бирү оешмасы студентлар медиасы» буенча сынаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз