news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алтын каләм» фестивалендә җиңгән уку йортлары медиаүзәкләренә миллион сум биреләчәк

«Алтын каләм» фестивалендә җиңгән уку йортлары медиаүзәкләренә миллион сум биреләчәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Алтын каләм» Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә быел ике яңа номинация өстәлгән. Номинацияләрдә җиңүчеләр 1 миллион сумга ия булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте.

«Быел югары уку йортлары һәм техникумнарыбызның медиаүзәкләре эшчәнлегенә ярдәм итәргә булдык. Шуңа күрә өстәмә рәвештә «Югары уку йортлары арасында иң яхшы медиаүзәк», «Урта уку йортлары арасында иң яхшы медиаүзәк» номинацияләрен игълан иттек. Фестивальнең җиңүчеләре үз эшләрен камилләштереп, медиаүзәкне техник яктан тулыландырсын һәм алга таба аның эшчәнлеген югары уку йорты һәм техникум эчендә генә түгел, ә Татарстан Республикасында да үстерә алсын өчен, аларга 1 миллион сум бирәчәкбез», – дип сөйләде Ринат Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot