news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алтын каләм» фестивалендә җиңгән 3 укучы югары уку йортына укырга керә алачак

«Алтын каләм» фестивалендә җиңгән 3 укучы югары уку йортына укырга керә алачак
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

Бүген Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында «Алтын каләм – Золотое перо» яшь журналистлар фестиваленә рәсми старт бирелде. Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков 3 җиңүченең югары уку йортына керергә сертификат алачагын әйтте.

«Гадәттә, Гран-при алучы университетка медиа юнәлешендә укырга юллама ала иде. Быел без Гран-прилар 3 булачак дип билгеләдек. Бу бәйгегә ажиотаж һәм кызыксыну югарырак булачак дип уйлыйбыз», – диде министр.

Моннан тыш – тагын бер яңалык – быел югары уку йортларындагы һәм урта белем бирү уку йортлары медиаүзәкләре дә фестивальдә катнаша ала. 2 җиңүче ачыкланачак. «Университет яки техникум медиаүзәкләре үз студияләрен үстерү өчен берәр миллион сум акча алачак», – диде Ринат Садыйков.

Фестивальне оештыручылар, остазлар бәйгедә катнашырга гариза биргән яшьләр онлайн элемтәдә очрашты. Алар белән инде моңа кадәр онлайн дәресләр уздырылды. Хәзер фестивальдә катнашучылар юнәлешләр буенча төркемнәргә туплана (телевидение, радио, басма матбугат, SMM), аларга остазлар билгеләнә һәм онлайн дәресләр башлана.

Рус матбугаты буенча остаз – КФУның Журналистика югары мәктәбе мөгаллиме Роман Баканов, татар матбугаты буенча – «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, телевидение буенча – ТНВ журналисты, «Таяну ноктасы» тапшыруы алып баручысы Луиза Закирова, радио һәм подкастлар буенча – «Яшьлек медиа» алып баручысы Руслан Балдин, SMM буенча – Алсу Вәлиева, дизайн һәм верстка буенча – Данила Трушин, реклама буенча – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте PR-директоры Ләйсән Сафина.

Май уртасында катнашучыларны редакцияләргә чакырып дәресләр үткәрү планлаштырыла. Июль башында исә 5 көнлек «Алтын каләм» фестивале узачак дип планлаштырыла. Җиңүчеләр дә шунда билгеләнәчәк.

«Мин фестивальгә чакырылган барлык белгечләрне беләм, аларны үз эшләренең профессионаллары дип саныйм. Алар үз тәҗрибәләрен яшьләргә тапшыра белә. Сез журналистикага бик авыр заманда килеп керә, технологияләр үзгәрә, ясалма фәһем үсеш алды. Бу профессиягә бөтен гомереңне сарыф итәргә кирәк. Хәзерге дөнья – визуал дөньясы», – диде ТНВ генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов.

Фестивальдә катнашырга барлыгы 308 гариза килгән. Иң күп гаризалар Казан, Арча, Актаныштан.

«Алтын каләм» фестиваленең башкарма директоры – «Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова бәйгедә катнашырга теләгән яшьләрнең бик актив булуын әйтте. «Онлайн лекцияләрдә яшьләрнең биргән сораулары еш кына безне гаҗәпкә дә калдырды. Безне кызыклы эшләр көтә. Дөресен генә әйткәндә, быелгы форматны уйлап чыгарып, без үзебезгә зур йөкләмә алдык, әмма без авырлыклардан курыкмыйбыз. Барыгызга да уңышлар!» – диде ул.

Фестиваль жюриның рәистәше – Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова. Фестиваль «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә уздырыла. Фестивальнең программа директоры – «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин. Креатив директор – Эдгар Мавликеев, коммуникацияләр буенча директоры – Инзилә Шакирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100