Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алтын каләм» фестиваленә гариза бирү кампаниясе 12 июньгә кадәр озайтылды
«Алтын каләм – Алтын каләм» XXX Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнашуга гариза бирү кампаниясе рәсми рәвештә 12 июньгә кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Алтын каләм» фестивале республикада 1995 елдан бирле үткәрелә һәм яшьләрне журналистика нигезләре белән таныштыру, җәмгыятьтә медианың роле турында күзаллау формалаштыру, медиаграмоталылыкны арттыру, шулай ук шәхеснең интеллектуаль, иҗади үсеше өчен шартлар тудыруга төп этәргеч булып тора. Быел фестиваль үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Фестивальдә 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, һөнәри белем бирү оешмаларында һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында укучылар катнаша ала. Узган ел 130дан артык гариза бирелгән иде.
Фестиваль Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Россия яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика оешмасы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары белән берлектә уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз