news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алтын каләм» бәйгесендә югары һәм урта махсус уку йортлары өчен яңа номинацияләр булачак

Быелдан башлап журналистлар өчен «Алтын каләм» бәйгесендә ике яңа номинация барлыкка килә: югары һәм урта махсус уку йортының иң яхшы студент медиасы. Бу хакта Студентлар көненә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Без ике яңа номинация керттек: югары һәм урта махсус белем бирү уку йортының иң яхшы студентлар медиаүзәге. Уку йортларында бу эшне көчәйтүгә ихтыяҗ зур. Җиңүчеләр уку йортының медиаүзәген үстерүгә 1 млн сумлык сертификат ала алачак», – диде ул.

Аның сүзләренчә, һәр югары һәм урта махсус белем бирү уку йортында студентлар медиасы эшчәнлеген көчәйтү өчен шундый медиаүзәк булдыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 31 гыйнварга кадәр «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнашу өчен гариза тапшыру кампаниясе дәвам итә. 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләр — медиа өлкәсе вәкилләре катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot