news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Алтын каләм" XXII республикакүләм фестивале ачылды

22 ел эчендә фестивальдә 40 меңнән артык укучы катнашкан.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда "Идел" яшьләр үзәгендә XXII республикакүләм "Алтын каләм - Золотое перо" балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, министрлыкның әйдәп баручы киңәшчесе, фестивальнең координаторы Гөлшат Рөстәмова һәм башкалар катнаша.

Фестиваль 26-30 июнь көннәрендә узачак. Аның төп темалары: Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте; Интернет челтәрендә куркынычсызлык; сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән заманча проектлар; Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы; Татарстан – телләрне саклау һәм үстерү территориясе.

Ачылыш тантанасы алдыннан катнашучыларны дәртле биюләр биетеп җанландырдылар. Быел фестивальдә 126 бала үз көчен сыный, шуларның 32се татар журналистикасы юнәлеше буенча катнашырга теләк белдергән. Укучылар башта үз эшләрен бәйгенең төбәк этабына тәкъдим иткән, иң яхшылары читтән торып республика этабына узган. Яшь каләм әһелләренең кайсы газетага мәкаләләр яза, кемнәрдер телевидениедә сюжетлар, башкалар радиотапшырулар, pr- проектлар әзерли.

"Менә инде 22 нче тапкыр өметле балаларны журналистика дөньясына алып керәбез. Бу кызыклы, әмма җаваплы өлкә. Журналистика – хакимият һәм җәмгыять арасында күпер. Журналистлар хакимиятнең эшен, теләкләрен халыкка җиткерә", – дип мөрәҗәгать итте Римма Ратникова яшь каләмчеләргә. Ул 5 көн эчендә балаларны күптөрле очрашу, мастер-класслар көтүен билгеләп үтеп: "Мендәр кочаклап ятарга вакыт булмас, программа бик тыгыз эчтәлекле. Сезне тынгысыз көн, йокысыз төннәр көтә" – диде.

Фестиваль 1996 елдан бирле уздырыла. 22 ел эчендә анда 40 меңнән артык укучы катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100