news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алтын каләм” фестивалендә "татар матбугаты" юнәлеше буенча 32 укучы катнаша

Катнашучылар үзләре өчен журналистика яңалыкка омтылыш булуын билгеләп уза.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел “Алтын каләм” фестивалендә татар журналистикасы юнәлеше буенча 32 укучы катнашырга теләк белдергән. Бүгенге ачылыш тантанасы алдыннан аларның берничәсе белән аралашып алырга җай чыкты.

Түбән Кама шәһәреннән 10 нчы сыйныфны тәмамлаган Аделина Куликованың икенче тапкыр катнашуы. “Мин журналистика белән 5 ел кызыксынам. Яңалыкка омтылу, кешеләр белән аралашу, аннары шуны кәгазь битләренә төшерү минем өчен кызык. “Алтын каләм” турында белгәч, һичшиксез, катнашырга уйладым. Беренче тапкыр мин “Яшьләр – экстремизмга каршы” номинациясендә җиңдем. Анда мин экстремизмга каршы булуны гәүдәләндергән квест турында язган идем. Быел Интернет турында язарга уйлыйм. Мәктәпне тәмамлагач, Казан (Идел буе) федераль университетына журналистика юнәлеше буенча укырга керергә уйлыйм”, – дип белдерде ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Арча районы Иске Му авылыннан, 10 нчы сыйныфны тәмамлаган Илүзә Гыймаева фестивальгә беренче мәртәбә килгән. “Былтыр үтсәм дә, бара алмаган идем. Журналистика минем өчен – яңа кешеләр белән танышу, үзеңне иҗади яктан төрлечә ачу, үстерү мөмкинлеге. Быел Интернет челтәрендә куркынычсызлык темасына яздым һәм шул мәкалә белән монда үттем. Хәзер Интернетта нинди генә социаль челтәрләр юк, илһам килгән чак иде, идеяләр үзеннән үзе туып торды, шуңа күрә берничә сәгать эчендә төгәлләдем. Быел көндәшлек көчле, бөтен кешенең дә җиңәсе килә”, – дип белдерде.

Әлмәттән килгән Алсу Рәхимова 8 нче сыйныфны тәмамлаган. “Журналистика минем бөтен барлыгымны биләп алган өлкә ул. Ул минем тормыш мәгънәсе. Рус теле укытучысы миңа катнашырга этәргеч бирде. Яшел фитнес, велосипед юллары турында язма әзерләгән идем. “Альметьевский вестник” газетасына да язгалыйм”, – диде. Аның бертуган сеңлесе Әлфия 6 нчы сыйныфны тәмамлаган. Татар телендә Интернетта куркынычсызлык темасына мәкалә язган.

Балтач районы Пыжмара авылыннан Лилия Таһирова 8 нче сыйныфны тәмамлаган, фестивальдә беренче тапкыр катнашуы. Ул мәктәптә иншаларны да "5/5" билгесенә язуы турында әйтте. “Мин табигать, авылның элекке тарихы турында язарга яратам. Авыл халкы белмәгән, күрмәгән әйберләрне эзләп табып, аларга җиткерәм. Бөтен авыл халкының авылның истәлекле урыннары турында белүен телим”, – ди ул. Журналист язмалары әзерләп каләм тибрәтсә дә, Лилия әле, тәгаен журналист булырмын, дияргә ашыкмый. "Мин әле үземне журналист буларак күз алдына китерә алмыйм. Әлегә беренче адымнар гына. Математика, медицинага да хирысмын, шуңа күрә әлегә сайламадым”, – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100