news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Алтын каләм” фестивале бүләкләре ияләрен тапты

Быел конкурс 21 нче тапкыр уздырылды

(Казан, 1 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында "Алтын каләм" республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел ул 21 нче тапкыр үткәрелде.

Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел анда катнашырга теләүчеләр саны 30 процентка күбрәк булган. Бәйгенең читтән торып уздырылган өлешенә Татарстанның 38 районыннан журналистика белән кызыксынучы балалар заявкалар юллаган, шуларның 25се финалга узган.

"Алтын каләм" 7 юнәлештә уздырыла - рус матбугаты, татар матбугаты, фото берләшмәсе, радио берләшмәсе, телевидение берләшмәсе, рr һәм җәмәгатьчелек белән багланышлар, басма матбугатта дизайн һәм верстка. Быелгы фестиваль кысаларында катнашучылар татарча һәм русча 4әр газет чыгарган, 3әр телетапшыру һәм 30дан артык радиотапшыру әзерләгән. Шулай ук 2 рr проектны гамәлгә ашырган.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова, Россия Журналистлар берлеге сәркfтибе Роман Серебряный, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский һ.б. рәсми затлар катнашты.

Җиңүчеләрне тәбрикләгән Илдар Миргалимов фестивальнең мөһимлеге — Татарстан журналистикасында киләчәктә профессионаллар әзерләвендә булуын белдерде.
Римма Ратникова сүзен оештыручыларга рәхмәт әйтүдән башлады һәм бары тик шундый зур команда булу нәтиҗәсендә генә “Алтын каләм”нең 21 тапкыр уздырылуын әйтте. “Фестивальгә 38 районнан заявкалар җибәрелгән, тик 25 сеннән генә катнашучылар финалга узган. Бу дөрес түгел, чөнки без районнарда яшәүче егетләр һәм кызларны конкурста катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм итәбез. Азнакайда, Актанышта, Сарманда — бөтен җирдә дә сәләтле балаларыбыз бар. Сез бар икән, димәк, сез яши торган җирлекләрнең матбугат чаралары да булачак”, - диде ул һәм Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләренә киләчәктә моны истә тотарга йөкләмә бирде.
“Билгеле инде, бәйге заманчарак булырга тиеш. Без интернет массакүләм мәгълүмат чараларын ныграк үзләштерәсебез, ул юнәлештә зур эш башкарасыбыз бар. “Алтын каләм” тагын да профессиональлрәк булуын, монда сез журналист материалларын язырга гына түгел, редакцияләүне дә өйрәнүегезне телибез”,- дип белдерде Римма Ратникова.

Роман Серебряный фикеренчә, элек кешеләр эш эзләү белән шөгыльләнгән, хәзер исә эшне үзеңә булдырырга мөмкин. “Сез нинди дә булса проектны гамәлгә ашырып та акча эшли аласыз. Берсүзсез, яңа медиа һәм яңа технологияләргә икътибарны арттыру мөһим”, - диде ул.

Хөрмәтле кунаклар кулларыннан фестивальнең төп бүләкләре — гран-приларны Елезавета Пастухова (рус журналистикасы, Казан), Илгиз Шәкуров (татар журналистикасы, Актаныш), Максим Никитин (телевидение, Казан) кабул итеп алды. “Алтын каләм” республикакүләм фестивале Гран-прие Казан кызы Рената Хөснуллинага тапшырылды.

Быелгы “Алтын каләм”дә иң күп бүләкләр Арча районына китте дияргә мөмкин. Алар “Иң яхшы ТВ студия”, “ГТО — хезмәт һәм оборонага әзер”, “Иң яхшы фоторепортер”, “Иң яхшы радио тапшырулар циклы”, “Радиода иң яхшы алып баручы”, “Телевидениедә иң яхшы алып баручы”, “Телевидениедә иң яхшы тапшырулар циклы” номинацияләрендә бүләкләнде. “Бу бик зур тырышлык. Без әле күптән түгел генә Мәскәүдәге бәйгедә катнашып кайттык. Мондый телестудияләр бик аз һәм анда эшләү бик авыр. Моның өчен балаларны ярату мөһим”, - ди Арча районы Укучылар сарае мәгълүмати коммуникацияләр бүлеге мөдире Зөлфия Зарипова.

“Алтын каләм” фестивалендә 1997 елда, 2010 елда һәм быел куратор булган Рәсимә Муллаянова сүзләренчә, 19 ел элек уздырылган фестиваль белән быел үткәрелгән “Алтын каләм”нең аермасы юк. Балалар көне-төне иҗат итү белән шөгыльләнә. “Дүрт көнгә 4 газет чыгардык. Соңгы ике номерны бер көнне чыгарыга туры килде. Икенче көнне аны чыгарасы булмагач, балаларның бераз кәефе дә китте. Бүген язмагач, нишлибез соң инде диләр. Ничә ел узса да, “Алтын каләм”нең рухы барыбер саклана”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.

Фестивальдә 8 ел рәттән баштан катнашучы, аннан куратор булган Линар Закиров сүзләренчә, быел татар журналистика төркеменең иң зур казанышларының берсе — бу төркемдә 6 егетнең катнашуы. “Рус матбугаты төркемендә дә, радио төркемендә дә бер егет тә юк иде. Бездә исә − киресенчә. Хәтта бәйгегә беренче тапкыр килүчеләр арасында да җиңүчеләр бар. Без аларны махсус җиңдермәдек, алар дөрестән дә сәләтле катнашучылар”, - диде ул.

Кураторлар сүзләренчә, быел катнашучылар күпкә әзерлеклерәк. Алар заманча фикер йөртә һәм заман белән бергә атлый.

Кураторлар фикерен фестивальнең башкарма директоры Алла Абросимова да раслады. Аның сүзләренчә, хәзер катнашучылар иҗат процессында техник чараларга күбрәк икътибар бирә башлаган.

Искәртеп узабыз: "Алтын каләм" журналист булырга теләүчеләр арасында 1995 нче елдан бирле үткәрелүче фестиваль. Быелгы чарада Татарстанның 25 районы һәм 2 шәһәр округыннан килгән 12-18 яшьләрдәге 110 үсмерләр, егетләр һәм кызлар катнашкан. Гомумән алганда, бәйгегә республиканың 28 районыннан 300ләп гариза кабул ителгән булган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot