Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Алтын каләм-2020» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды
Быел «Алтын каләм» фестивале 25нче тапкыр үткәрелде.
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXI Республика фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды. Арча районыннан Рүзәл Шәрипов һәм Түбән Кама районыннан Илья Ковязин Гран-при яулады.
«Җиңүемә әле дә ышанып бетә алмыйм. Мин 11нче сыйныфка керәм. Үземне бу өлкәдә тагы да үстереп, алга таба эшлисем килә. Безнең журналистиканың төрле яклары бар. Газета-журналлар белән чикләнмәскә иде. „Алтын каләм“ мине илһамландырды, идеяләр бирде. Барлык проектларны да чынга ашырырга язсын иде», — ди Рүзәл Шәрипов.
Мәктәпне тәмамлагач, Рүзәл грант буенча КФУның журналистика факультетына укырга керергә планлаштыра. «Укырга кергәч, үз проектларымны чынга ашырырга, аларны алга таба алып барырга язсын иде. Алдагы „каләмчеләргә“ үзләрен кызганмаска, төрле яктан ачарга тырышырга киңәш итәм», — дип теләде ул.
«Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының Республика фестивале 1996 елдан бирле уза. Әлеге фестивальдә 10-20 яшьлек балалар катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз