news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алтын көз” күргәзмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты проекты алтын медальгә һәм I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды

Институт галимнәре ТР агросәнәгать комплексына авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләре буенча фәнни эшләнмәләр тәкъдим итә

  (Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Мәскәүдә узган “Алтын көз” күргәзмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты проекты алтын медальгә һәм I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Институт галимнәре ТР агросәнәгать комплексына авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләре буенча фәнни эшләнмәләр тәкъдим итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булучылар белдерде.

Күргәзмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты республика агросәнәгать комплексында югары нәтиҗәле мәгълүмати тәэминат өчен билгеләп үтелгән. Селекционерлар берьюлы берничә юнәлештә эшли. Шулай итеп, үсемлекчелек өлкәсендә алар игътибарында - 15 авыл хуҗалыгы культурасы.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты күргәзмәдә уҗым арышы, уҗым бодае, борчакның перспективалы сортларын, югары продуктлыкка ия һәм сыйфатлы, вирусларга чыдамлы бәрәңге сортын тәкъдим итте.

Татарстан галимнәре шулай ук, үсемлекчелек, терлек азыгы һәм терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфатын һүм күләмен күтәрүгә юнәлдерелгән үзенчәлекле технологик эшләнмәләр белән таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100