news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алтын көз” фестивале үтте

25 октябрь көнне Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы мәдәният йортында “Алтын көз – 2009” дигән балалар һәм яшүсмерләрнең төбәкара иҗат фестивале узды

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). 25 октябрь көнне Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы мәдәният йортында “Алтын көз – 2009” дигән балалар һәм яшүсмерләрнең төбәкара иҗат фестивале узды. Фестиваль быел өченче тапкыр үткәрелде. Аны оештыручылар Әсәкәй районы милли мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Әсәкәй районы мәдәният бүлеге, районның мәдәният йорты. Бу чарада өлкәнең Абдуллин, Александровка, Әсәкәй, Пономаревка районнарыннан, шулай ук күрше Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылыннан да балалар чыгыш ясады. Катнашучылар саны 150 кешедән артык иде. Жюри рәисе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Резеда Вәлиева булды.
Район мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Залга җыелган халыкка Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның дәүләт советы депутаты Ринат Закировның да котлавы яңгырады. Районның милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов та фестивальдә катнашучыларга теләкләрен җиткерде.
Алты сәгать дәвамында Әсәкәй сәхнәсендә фестивальдә катнашучылар җыр, фольклор, нәфис сүз жанры буенча көч сынаштылар. Гран-прига Александровка районының Ягъфәр авылы иҗат коллективы лаек булды. Коллективлар буенча Пономаревка районының Нәүрүз авылы беренчелекне алды. Җыр буенча беренче урынны Әсәкәй районының Карамалы авылыннан Элина Шәрифуллина һәм Самара өлкәсе Гали авылыннан Фаил Абдулов яулады. Бию буенча Әсәкәйнең үзеннән Диана Байбиковага тиңнәр булмады. Нәфис сүз жанрында Солтангол авылыннан Гүзәл Әхмәдуллина беренче булды. Районның дүрт балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә халкыбызның йолаларын чагылдырган күренешләр күрсәттеләр. Фольклор буенча Әсәкәйнең өченче санлы балалар бакчасы сабыйлары беренчелекне алдылар. Бу фестивальнең генераль спонсоры - Әсәкәй районы татар милли мәдәни автономиясе рәисе, өлкә Думасы депутаты – Илдус Дәүләтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100