news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Алтын” хореография мәктәп-студиясенә 3 ел тула

“Идел буе халыклары биюләренең үзенчәлекле колоритын балалар илһам аша үзләштерә”, - ди хореограф Гөлнара Гыймаева.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). 3 февраль көнне Татарстан халыкларының дуслык йортында хореограф Гөлнара Гыймаева җитәкчелек иткән “Алтын” хореография мәктәп-студиясенә 3 ел тулу уңаеннан зур концерт булачак. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

“Ансамбль булдыру идеясе миндә күптәннән булса да, бу адымга барырга мин озак җөрьәт итә алмадым”, - ди коллектив җитәкчесе.

Кыска вакыт аралыгында “Алтын” мәктәп-студиясе зур кызыксыну уяткан. Биергә өйрәнергә теләүләр шундый күп, хәтта коллективка алганда конкурс та үткәрергә мөмкин, ди оештыручылар. Ансабль шәһәр һәм республика бәйрәмнәрендә чыгыш ясый. Чит төбәкләрдәге бәйгеләрдә катнашып урыннар улый. Мәсәлән, ансамбль Чебоксардагы “Радуга танца” бәйгесендә ике тапкыр беренче урын яулаган.

Ансамбльдә 4 яшьтән алып, 12 яшькә кадәр балалар шөгыльләнә. Коллектив Идел буенда яшәүче халыкларның халык биюләрен башкаруы белән үзенчәлекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot