Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алтын хәситә» милли кием конкурсы җиңүчеләре билгеле
Конкурс шартлары буенча җиңүчеләр сертификат хисабына коллекцияләр әзерләячәк.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын хәситә» милли костюм халыкара конкурсы җиңүчеләренә милли кием коллекциясе әзерләү өчен сертификатлар тапшырылды. Бүген Казанның Иске татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамында «Алтын хәситә» милли костюм халыкара конкурсы җиңүчеләре билгеләнде.
«Алтын хәситә» милли костюм халыкара конкурсы ачык һавада — Каюм Насыйри урамының 26 нчы йорты алдындагы мәйданчыкка корылган ачык сәхнәдә барды. Конкурсны оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге.
Конкурста катнашучылар алты номинация буенча көч сынашты: «Реконструкцияләнгән тарихи милли костюм», «Сәхнә милли костюмы», «Заманча авторлык костюмы» (Casual), «Балалар милли костюмы», «Баш киеме һәм аксессуарлар», «Милли киемле курчак». Премия фонды — 3600000 сум.
Конкурс шартлары буенча, катнашучылар эскизлар тапшырганнар. Җиңүчеләр жюри тарафыннан билгеләнеп, бүген аларга тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырылды.
«Милли традицияләребезне дәвам итүче осталар булуы зур әһәмияткә ия. Борынгы һөнәрләребезнең онытылмавы өчен киләчәк буыннар сезгә рәхмәтле булырлар», — диде «Алтын хәситә» конкурсының жюри әгъзасы, ветеран журналист Рәисә Сафиуллина.
«Без киләсе елга җиңүчеләребезнең коллекцияләрен халыкка тәкъдим итәргә планлаштырабыз. Хәзер алар иҗади төркемнәргә берләшәчәкләр һәм грантлар хисабына коллекцияләр әзерли башлыйлар», — диде Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ул оештыручыларның авторларга әлеге костюмнарны халыкара конкурсларга тәкъдим итәргә булышачакларын ассызыклады.
Җиңүчеләргә грантлар гына бирелеп калмады — ә остазлар да билгеләнде. Остазлар арасында модельерлар Надежда Әюпова, Изольда Сахарова, ювелир Рәфкать Мөхәммәтшин кебек милли мода өлкәсендә танылган шәхесләр бар.
«Татар костюмнары конкурсы 2010 елдан бирле күтәрелеп килә иде. Хәзер аны Мәдәният министрлыгы халыкара масштабка чыгарды: быел ул бик югары дәрәҗәдә узды. Безнең укучыбыз Анастасия Волкованың эскизы „Балалар киеме“ номинациясе буенча җиңеп сертификат алды», — диде Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры Рушания Сәүбәнова.
Җиңүчеләр: Хәмидә Иноятова, Луиза Фәсхетдинова, Солтан Салиев, Ирини Әхмәтшина, Гөлфия Шәйдуллина, Гөлназ Афанасьева, Ольга Радионова, Әлфия Артемьева, Ольга Леуштан, Анастасия Аронова, Анастасия Волкова, Таңсылу Гыймадиева, Зәлинә Хафизова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз