Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хуҗа Насретдин» курчак спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә лаек булды
К.С. Станиславский һәм Вл.И Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрда «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы булды.
«Милләтләр театры»ның «Хуҗа Насретдин» курчак спектакле «Иң яхшы курчак спектакле» номинациясендә лауреат булды. Əлеге спектакльнең инсценировкасын Тимур Бекмамбетов белән бергә Илгиз Зәйниев язган.
Əлеге номинациядә Илгиз Зәйниев куйган «Адәмнәр» спектакле дә премия дәгъва итә иде.
Онлайн трансляция фестивальнең рәсми сайтында, VK социаль челтәрендә «Алтын битлек» аккаунтында, digital партнер булган Okko онлайн-кинотеатры платформасы һәм социаль челтәрләре аша күрсәтелде.
Әлеге дәрәҗәле премиягә Татарстаннан ТЮЗ, Түбән Кама татар дәүләт театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры спектакльләре, «Театр.Акт», «MOÑ» театраль мәйданчыгының эксперименталь спектакльләре дәгъва итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз