news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алтын битлек” театр премиясенә дәгъва итүче татар спектакльләренә билетлар сатыла

Бүген Мәскәүдә “Алтын битлек” Россия милли театр премиясенә дәгъва итүче спектакль-номинантлар фестивале башланды.

“Алтын битлек” театр премиясенә дәгъва итүче татар спектакльләренә билетлар сатыла
Рамиль Гали

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” Россия милли театр премиясенә дәгъва итүче һәм март-апрель айларында Мәскәүдә күрсәтелүче татар телле ике спектакльгә дә билетлар бик аз калган. Әлмәт театрының “Кибет” спектакле Милләтләр театры залында ике тапкыр - 20 һәм 21 мартта күрсәтеләчәк. “Әлиф” хореографик спектакле 3 апрельдә Мейерхольд үзәге залында булачак. Спектакльләр турында мәгълүмат “Алтын битлек” театр премиясенең рәсми сайтында урын алган. Сайт аша билетларны сатып алырга да мөмкин. "Әлиф" спектаклен куючылар берничә генә билет калуын әйтте.

Искәртеп үтәбез, бүген Мәскәүдә спектакль-номинантлары фестивале башланып китте. “Алтын битлек” Россия милли театр премиясенә дәгъва итүче спектакль-номинантлар фестивале 24 нче тапкыр башланып китте. Фестиваль кысаларында 66 спектакль күрсәтеләчәк.

Мәгълүмат өчен."Әлиф" спектакле исемлектә "Зов начала" исеме белән бара һәм ул өч номинациядә тәкъдим ителә. Болар - "Иң яхшы заманча бию/спектакль", "Иң яхшы балетмейстер" номинациясендә Марсель Нуриев һәм "Иң яхшы биюче" номинациясендә Нурбәк Батулла. "Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов.

Әлмәт театрының казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган "Кибет" спектакле дүрт номинация буенча "Алтын битлек"кә тәкъдим ителгән. Болар - "Кече форматлы спектакль", "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, "Иң яхшы драматург" номинациясендә - Олжас Жанайдаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100