news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алтын битлек” номинантлары арасында милли театрлар булуы зур әһәмияткә ия – Нияз Игъламов

"Алтын битлек" милли театр премиясе номинантлары арасында татар, башкорт һәм якут театрлары да бар.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театр белгече, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов “Алтын битлек” милли премиясе номинантлары арасында милли театрлар булуының бүгенге вазгыятьтә зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп уза. “Бу, минем карашка, соңгы еллардагы иң дөрес һәм матур карарларның берсе. Мин бәйгедә милли театрларның күп булуына сөенеп бетә алмыйм”, - дип яза ул социаль челтәрдәге битендә һәм премия экспертларына рәхмәтләрен белдерә. “Россия халыкларының теленә һәм мәдәниятенә һөҗүм ясалганда бу аеруча зур әһәмияткә ия”, - дип яза Нияз Игъламов.

Искәртеп үтәбез, “Алтын битлек” милли театр премиясе – театр буенча илнең иң дәрәҗәле премиясе. 2 ноябрьдә 2016-2017 ел театр сезоны буенча лонг-лист һәм номинантлар игълан ителде. “Алтын битлек” лонг-листына Камал театрының ике спектакле кергән. Берсе Кәрим Тинчурин пьесасы буенча Георгий Цхвирава куйган “Җилкәнсезләр” спектакле, икенчесе - Илдар Юзеев пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле. Әлмәт татар дәүләт драма театры “Кибет” драмасы белән дүрт номинациядә “Алтын битлек”кә дәгъва итә, Туфан Имаметдиновның “Иҗади инициативалар” фонды ярдәмендә куелган “Әлиф” хореографик спектакле – өч номинациягә. Моннан тыш Фәрит Бикчәнтәев Гафури иемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куйган “Антигона” спектакле җиде номинациядә “Алтын битлек”не дәгъвалый. Арада “Иң яхшы режиссер эше” номинациясе дә бар. Милли премия номинантлары арасында Якутия (Саха) милли театрлары да бар. Лауреатлар апрель аенда билгеле булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100