news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алтын битлек” лауреаты Сергей Потапов Минзәлә театрында спектакль куячак

Спектакль Татарстанның Кече шәһәр театрларына бирелә торган федераль акчалар хисабына куела.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” Милли театр премиясе лауреаты, Саха режиссеры Сергей Потапов Минзәлә Татар дәүләт театрында спектакль куячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театрның баш режиссеры Дамир Сәмирханов хәбәр итте.

“Ул - бүгенге көндә иң көчле режиссерларның берсе. Аны Балтыйк буе республикаларында даһи режиссер дип таныйлар. Киләсе сезонда ул, Минзәләгә килеп, эшен башлап җибәрәчәк”, - диде Дамир.

Сергей Потапов Минзәлә театрында Азәрбайҗан шагыйре һәм драматургы Гусейн Җәвиднең моннан бер гасыр чамасы элек язылган “Иблис” пьесасын куярга тәкъдим иткән.

Спектакль Татарстанның Кече шәһәр театрларына бирелә торган федераль акчалар хисабына куела.

Исегезгә төшерәбез, быел Төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестиваленә кунак булып Эстониянең “R.A.A.A.M” театры Сергей Потапов куйган “Оборотень” спектаклен алып килә.

Мәгълүмат өчен. 2015 елда Ойунский исемендәге Саха дәүләт театры "Нәүрүз" фестиваленә Сергей Потапов куелышында У.Шекспирның "Тит Андроник" спектаклен алып килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100