Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Алтын битлек»кә дәгъва иткән «Әллүки» спектакле Мәскәүдә сентябрьдә күрсәтелә
«Алтын битлек» премиясе лауреатлары 30 октябрьдә билгеле булачак.
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектакленең «Алтын битлек» программасы кысаларында Мәскәүдә күрсәтелү вакыты билгеле. Программа фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган.
Дәрәҗәле премиягә тәкъдим ителгән спектакль Мәскәүдә Тарих музееның күргәзмәләр комплексында 13 сентябрьдә күрсәтеләчәк. Башлану вакыты - 15.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә.
«Алтын битлек» премиясе лауреатлары 30 октябрьдә билгеле булачак.
- «Әллүки» спектакле «Алтын битлек» театр премиясендә өч номинациядә катнаша. Спектакль «Опера спектакле» номинациясендә, Туфан Имаметдинов «Режиссер эше», Эльмир Низамов «Музыкаль театрда композитор эше» дигән номинацияләрдә җиңүгә дәгъва кыла.
- Туфан Имаметдинов бу спектакльне 2018 ел ахырында Казанда тәкъдим иткән иде. Спектакльнең асылы - туган телне саклау турында кисәтү. Аның нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята. Шигырьләрне Казан Яшь тамашачы театры актерлары һәм саңгырау-телсез дүрт кеше сөйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз