news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Алтын бишек" Кырым татар театры Казанда беренче тапкыр спектакль күрсәтәчәк

Кырым татарлары театры артистлары Камал театрында "Мәхәббәт хакында риваять" тамашасын тәкъдим итә

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). 11 декабрьдә "Алтын бишек" Кырым татарлары театры беренче мәртәбә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында спектакль күрсәтә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кырым артистлары тамашачыларга йөрәкләргә үтеп керердәй мәңгелек мәхәббәт хакындагы  "Мәхәббәт хакында риваять" ("Легенда о любви") спектаклен тәкъдим итә. Бер спектакльдә Вильям Шекспир һәм Проспер Мерим, Жорж Бизе һәм Леонард Бернстайн геройлары сурәтләнә.

Спектакльдә Бөек Британия, Россия, Мисыр, Төркия, Белоруссия, Украина, Польша, Швейцария, Кипр, Германия театр фестивальләрендә катнашкан артистлар уйный. Аларны тамашачылар Нью-Йорк һәм Мәскәүдә, Вашингтон һәм Римда, Эдинбург һәм Истанбулда, Киев һәм Ташкентта, Казан һәм Брестта, Боһара һәм Гданьскта, Астана һәм Бакуда күрде.

Сәхнәдә оригинал телдә арияләр дә яңгыраячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100