news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Алтын бишек" Кырым татар театры Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак

Алар тамашачыларга "Мәхәббәт хакында риваять" спектаклен тәкъдим итә.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). 11 декабрьдә "Алтын бишек" Кырым татарлары театры беренче мәртәбә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чыгыш ясячак. Бу хакта театрныңматбгут хезмәте хәбәр итә.

Алар тамашачыларга "Мәхәббәт хакында риваят" спектаклен тәкъдим итә. Бер спектакльдә Вильям Шекспир һәм Проспер Мерим, Жорж Бизе һәм Леонард Бернстайн геройлары гәүдәләнәчәк.

Спектакльдә Бөек Британия, Россия, Мисыр, Төркия, Белоруссия, Украина, Польша, Швейцария, Кипр, Германия театр фестивальларендә катнашкан талантлы артистлар уйный. Сәхнәдә артистларның уены белән беррәттән оригинал телдә арияләр дә яңгыраячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100