news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алты яшькә кадәр баласы булган эшсез аналар өчен укыту курслары оештырыла

Татарстанда ел саен 1,5 мең ананы укыту ниятләнә.

Алты яшькә кадәр баласы булган эшсез аналар өчен укыту курслары оештырыла
архив

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алты яшькә кадәр баласы булган һәм беркая эшләмәгән аналар өчен уку-өйрәнү, квалификация күтәрү курслары оештырыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

Ул «Демография» илкүләм проекты кысаларында ярдәм чараларына тукталды. «Быелдан яңалык кертелә. Хәзер декрет ялындагы хатын-кызлар гына түгел, алты яшькә кадәр баласы булган, беркая эшләмәүче, эш эзләп, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән аналар да яңадан берәр һөнәргә укытылачак», — диде министр.

2020 елда Россиядә 40 мең хатын-кызны яңадан укыту планлаштырыла. Татарстанда бу эшкә 87 млн сумга якын акча бүлеп бирү ниятләнә, 70 млн сумы — федераль казнадан. 2020 һәм 2021 елларда 1,5 меңешәр ананы укыту ниятләнә.



Галерея: Пресс-конференция о нацпроекте «Демография»
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100