news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алты яшүсмер “Ниссан”да йортка бәрелгән - фото

Элегрәк машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 19 яшьлек егет исерек булган.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Мамадыш районында исерек йөртүче “Ниссан” машинасында һәлакәткә юлыккан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Красная Горка бистәсендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 19 яшьлек егет “Ниссан” автомобилендә тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан. Аннары юлдан төшеп йортка барып бәрелгән. Һәлакәт аркасында машина йөртүче һәм биш пассажир Чаллының Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot