Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алты томлык Татар энциклопедиясен мәгълүматлар искерү сәбәпле яңартырга мөмкиннәр
Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты алты томлы Татар энциклопедиясен рус һәм татар телләрендә яңарту мөмкинлеген карый. Басма белемнең төрле тармакларын колачлый, әмма андагы мәгълүматның бер өлеше вакыт узу белән искерә, дип сөйләде институт директоры Эльмира Галимова «Семь дней +» программасында.
Алты томлык китап өстендә эш 2002 елда башланган һәм 2021 елда тәмамланган. Аның сүзләренә караганда, цифрлы технологияләрне үстерү һәм мәгълүматларны даими яңарту энциклопедиянең яңа версиясен булдыру турында уйлануны таләп итә.
Тар белгечләр җитмәү төп кыенлыкларның берсе булып кала бирә. Элек институтның гонорар фонды булган, ул эшкә төрле өлкәләрдән – медицина, спорт, биология, физика һәм математика белгечләрен җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Хәзер андый мөмкинлек юк, ә штатлы белгечләр басманы масштаблы яңарту өчен җитәрлек түгел.
Галимова бәяләвенчә, 44 кешелек коллектив бөтен эшне мөстәкыйль башкарып чыга алмый. Яңа энциклопедия әзерләү өчен институт чакырылган экспертларның эшенә түләү мөмкинлеген торгызырга тиеш.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз