news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алты көн эчендә Казанда 2000нән артык кеше төрки халыклар киносын караган

Төрки кино көннәрендә 2 меңнән артык кеше Казанның «Мир» кинотеатрында төрки илләрдә төшерелгән фильмнарны караган.

«Алты көн эчендә Казан халкына һәм кунакларына Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Россия һәм Азәрбәйҗаннан унөч фильм күрсәтелде», дип хәбәр итә «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге.

Казан Төрки кино көннәре – традиция. Бу хәрәкәт 2018 елда Төрки кино халыкара фестивале белән башланып киткән иде, дип искә төшерә оештыручылар.

Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан Төрки кино көннәре ачылганда: «Без сезнең кино аша башка илләргә сәяхәт итүегезне телибез. Аннары бергәләп Анталиягә очарбыз», дигән иде.

«Һәр кинокартина – шул халыкның мәдәниятенә кагылу. Безнең дөнья картасы никадәр зуррак – рухи дөньябыз шулкадәр баерак. Без бу көннәрдә тулы залларны күреп биредә кино сәнгатен бәяләүче кешеләр җыелуын күрдек», диде Миләүшә Айтуганова.

  • Төрки кино көннәре Казанда 13 – 18 май көннәрендә узды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100