news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алты ай буена көтелгәннәр Чечнядан кайтты

Аларны ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров җитәкчелегендә делегация каршы алды

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Кичә Казанга, Чечен Республикасында тынычлык һәм хокук тәртибе сагында 6 айлык хезмәти сәфәрдән соң, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының кушма отряды Төньяк-Кавказ регионыннан кайтып төште. Министрлыкның мемориаль-мәдәни комплексы янында шул уңайдан оештырылган тантаналы очрашуда министр Әсгать Сәфәров хезмәткәрләрне һәм аларның гаиләләрен көтеп алынган кайту вакыйгасы белән котлады. “Сез үзегезгә салынган бурычны намус белән үтәдегез һәм хезмәтегез, батырлыгыгыз Россия Эчке эшләр министрлыгының вакытлыча оператив төркеме җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде”, - дип билгеләп үтте ТР буенча эчке эшләр министры.

 

Тантаналы очрашуда, шулай ук, министрның беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов, урынбасарлары Евгений Дәүләтшин, Андрей Вазанов, Рафаил Гыйльманов, Андрей Демидов, Дамир Динниулов, Олег Степущенко, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов, милиционерларның хезмәттәшләре һәм гаиләләре катнашты, диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot